Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Каникулда китап укып,бик күп нәрсә беләбез”

Каникул вакытында авылга кунакка кайткан балалар китапханәгә бик яратып йөриләр.Алар иң беренче китапханә кагыйдәләре белән танышалар.Урта яшьтәге мәктәп укучылары табигать белеме буенча китапларны,кече яшьтәгеләре әкиятләр,шигырьләр,төрле әйберләр ясарга өйрәткән китапларны,ә мәктәпкәчә яшьтәгеләре “Эш беткәч буярга ярый китапларын”яраталар.Авыл китапханәсендә балалар буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр.