Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сабантуй сөлгесе”

      Туган авылым Иске Кишеттә Сабантуй мәйданына бүләк җыйдык.Мәйданга бүләк җыю үзе бер күңелле мизгел.Бүләк җыюда клуб,китапханә,авыл яшьләре бердәм катнашты.Яшьләр белән бергәләшеп атны матур итеп бизибез.Гармунчыбыз Раяз Галиуллин әле яшь булуына да карамастан авыл көен оста сиптерә.Хәзерге заманда җигүле атка утыру авыл баласына да бик тансык шул.Бүләк җыю турында авыл халкына алдан хәбәр биреп куйган булабыз инде.Алар күмәкләшеп берсенең капка төбенә җыелып сөлге җыючыларны көтеп торалар.Бүләк җыючылар матур итеп милли киемнәрдән киенгән,гармунга җырлап киләләр.Әби-апалар матур теләкләрен теләп бүләкләрен тапшыралар.Бүләк җыючылар аларны үз чиратында Сабантуй мәйданына бәйрәмгә дәшеп кала.Имин үтсен Сабантуйлар!