Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Китапханәдә вакытлы матбугат»

       Иске Кишет авыл китапханәсе Татарстанда матбугат көне уңаеннан авыл клубы,”Ак калфак” клубы белән берлектә журнальное ассорти үткәрде.Авыл китапханәсенә 2023 нче елда 20 төрдән артык газета-журнал килә. Укучыларыбыз аларны бик теләп укыйлар.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәдә катнашучыларны китапханәгә килүче һәр вакытлы матбугат белән якыннан таныштырып чыкты.Укучыларның күңелләренә бик хуш килгәннәреннән төрле кызыклы мавыктыргыч өзекләр дә укып күрсәтте. Кичәбездә катнашкан китап укучыларыбыз бик теләп үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.Газет-журналларның аларның тормышында зур роль уйнавын әйтеп үттеләр.