Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мәһдиев илендә”

      Халыкара музейлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы,"Ак калфак" клубы белән берлектә Гөберчәк авылында М.Мәһдиев музеена әдәби сәяхәт оештырды.Музейларга бару аларның тарихы белән якыннан танышу безнең яраткан бер традициябезгә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас мөгаен.Музей җитәкчесе Х. Габидуллина безне шатланып каршы алды һәм Татарстан Республикасы халык язучысы,Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Мәһдиевның музее,аның кадерле экспонатлары белән бик теләп таныштырды.Һәр экспонат,яраткан язучы музееның тарихи документлары белән танышу, авторның авыр язмышын тою безнең һәрберебез өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.