Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Гаилә учагы»

      Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак”клубы белән берлектә Халыкара гаилә көне уңаеннан авыл китапханәсендә Периодика көне үткәрде.Китапханәбезгә 24 төрдә газета-журнал килә,шулар арасыннан укучылар “Гаилә учагы” журналын яратып укыйлар.Бу журналда кызыклы укучылар яратып укый торган рубрикалар байтак.Кичә барышында укучыларыбыз “Гаилә”;”Дин”;”Язмышлар”;”Сәламәтлек”рубрикалары буенча кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар,фикер алышулар да булды.Сканворд чишәргә яратучылар өчен дә күңелле хәбәр,кичәгә килүчеләр журналдагы cканвордларны да рәхәтләнеп чишә алдылар.Шулай ук бу журналда “Мәзәкләр” рубрикасын  укучылар бик яраталар.Гаилә көненә үткәрелгән бу кичәбез мәгълүматларга бик бай булды.