Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Һәйкәлләр чәчәккә күмелә”

      Бөек җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе,авыл клубы,авылдашыбыз Татарстанның атказанган артисты Ядекәр Хәбибуллин һәм “Салават “җыр театры белән берлектә авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында концерт программасы тәкъдим итте.Концертны авылдашыбыз Ядекәр Хәбибуллин алып барды.Көн салкынча җилле булуга да карамастан музей ишегалдына кеше күп килде.Күрше-тирә авыллардан да кеше байтак иде.Концерт дәвамында патриотик рухтагы шигырьләр һәм җырлар яңгырады.Музейга җыелган халык үзара аралашты рәхәтләнеп ял итте.