Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Гөлчәчәкле Иске Кишет урамнары”2017-Экология елы

Җәй айларын чәчәкләрсез күз алдына да китереп булмый.Кыр чәчәкләрен инде әйткән дә юк.Тырыш хуҗабикәләребезнең төрледән-төрле утырткан гөлчәчәкләре,фантазияләре өй янындагы бакчаларына гына сыймый урамнарга ук ташып чыгалар...Бу матурлык яныннан ничек тыныч кына үтеп китәргә мөмкин соң!Күпме яшелчә,җиләк-җимеш,барысының чүбен утап,суын сибеп өлгерергә дә кирәк бит әле.Мин Сезне авылыбыз буйлап гөлчәчәкле бакчаларга сәяхәткә алып чыгарга телим.Тырыш хуҗаларга Аллаһ сәламәтлекләрен бирсен.