Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Язучы-шагыйрьләр музейда”

8 август көнне Иске Кишет авылы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында шагыйрь,Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Зиннур Мөҗип улы Мансуров, шагыйрь Наил Касыймов,җырчы,композитор Рамил Миндияр һ.б. кунакта булып китте.Язучы халкы бик кызыксынучан,алар сорау арты сорауны яудырып кына тордылар.Музей аларда бик яхшы тәэсирләр калдырды.Оештыручыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез диделәр алар.Кунаклар китабында да үзләренең язмаларын калдырдылар.