Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Без белмәгән Иске Иябаш”

       Без Иске Кишет авыл китапханәсе,авыл клубы һәм “Ак калфак” клубы белән берлектә Иске Иябаш авылындагы тропик җимеш агачлары үсүче “Тропик урман” теплицасына экологик сәяхәт кылдык.Тропик җимешләр үстереп ятучы бу яшь,энергияле,үзләре үк апара ясап чын авыл ипие пешерүче,ачык күңелле,ә иң мөһиме саф татар телендә сөйләшүче хуҗаларны күреп сөенмичә һич тә мөмкин түгел.Бу теплицада үсүче тропик урманны үз күзләрең белән барып күрү кирәк.Әле барып кына күрдек түгел,шунда үз куллары белән үстергән җимешләрдән,ипидән,безнеңчә әйткәндә бәрәңге пәрәмәченнән авыз иттерде безне киң күңелле хуҗалар.Эшегездә зурдан-зур уңышлар сезгә киң күңелле,тырыш яшьләребез.