Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Кызыклы китап белән сыйлыйбыз»

      Иске Кишет авыл китапханәсе Халыкара кошлар һәм балалар китабы көне уңаеннан Яңа Кишет балалар бакчасында китаплы меню үткәрде.Балаларга китапханәче апалары бик матур,кызыклы бик күп китаплар алып килгән иде.Китапханәче Гөлфия апалары балаларны кошлар тормышы белән таныштырып үтте.Балалар белән кызыклы әңгәмәләр корды.Матур-матур шигырьләрне кычкырып укыды.Соңыннан балалар белән фикер алышу булды.