Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Нәүрүз килде,яз булды"

        Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Яңа Кишет балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үткәрде.Балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үттек.Бәйрәм барышында балалар белән мавыктыргыч уеннар уйнадык,Кыш бабай белән Яз кызы да таяк тартышты.Әлбәттә инде Яз җиңде,ә Кыш бабай җиңелде.Балалар белән бергәләшеп кайнар коймактан,тәмле хуш исле чәйдән дә авыз иттек,ә иң мөһиме бик тәмле “Карга боткасы” ашадык.Балаларга күчтәнәчләр дә өләштек.Бәйрәмебез күңелле үтте.