Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Алар Ватанны дошманга бирмәгән” батырлык дәресе

9 декабрь – Ватан Геройлары көне.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музеенда батырлык дәресе үткәрде.Районыбыздан 4 Советлар Союзы Герое чыккан.Менә алар:Валентин Ежков,Гатаулла Салихов,Нәкыйп Сафин һәм авылдашыбыз Гани Сафиуллин.Музейда Геройларыбыз турында күп мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.Укучыларыбызны китап күргәзмәсе белән таныштырып үттем.Китапханәбездә геройлар турында китаплар бик күп.Музейда булучы бер төркем авылдашларыбыз экспонатлар,мәгълүматлар белән бик кызыксынып таныштылар.Сораулар бирделәр,фикер алыштылар.Музейга килүче кунаклар өчен булган дәфтәргә үзләренең уй-фикерләрен,музейны оештыручыларга рәхмәтләрен теркәп калдырдылар.