Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Рамазан-изге ай”

      Рамазан ае якынлашкан көннәрдә Иске Кишет авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәгә килгән китап укучыларны Рамазан шәриф ае белән таныштырып үтте.Ислам әһеле ошбу айны җан-тән белән олуглый.Рамазан ае иң шәрәфәтле ай,бу айда Коръән иңдерелде.Кем Рамазан аена сәламәт килсә,шул айда ураза тотарга тиешле була.Шулай ук китапханәче кичәдә катнашучыларны ураза тотуның тәртипләре белән таныштырып үтте.Соңыннан сорауларга җаваплар,фикер алышулар булды.