Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сез булганга,дөнья нурлы”

       Россия Президенты Указы белән 2023 нче ел Россиядә “Педагог һәм остаз елы “дип игълан ителде.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәдә бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучылар һәм бүгенгесе көндә махсус урта уку йортларында,мәктәптә,балалар бакчаларында балаларга ныклы белем,тәрбия бирүче педагогларыбыз,авыл халкы,кунаклар да катнашты.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Ул бәйрәмгә чакырылган педагогларыбызны берәм-берәм сәхнәдәге өстәл янына әңгәмәгә дәшә торды.Алар белән матур әңгәмәләр корды.Бәйрәмгә чакырылган һәр педагогка музыкаль сәлам тапшырылды.Шулай ук тамашачыларыбыз кичә башланганчы ук укытучыларга багышлап төзелгән,аларның тормыш юлын,хезмәтен чагылдырган күргәзмә-альбомнар белән дә таныша ала иде.Кичәдә чыгыш ясарга тирә-күрше авыллардан мәдәният хезмәткәрләре дә күп килгән иде.Кичәбез бик күңелле ,мавыктыргыч үтте.