Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Шыгырдавыклы башмаклар”

       Иске Кишет авыл китапханәсе балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулу уңаеннан Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә әдәби кунакханә үткәрде. Китапханә мөдире Гөлфия Габитова балаларга кыскача гына Д.Аппакованың иҗаты турында мәгълүмат биреп үтте.Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Д Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар”исемле әсәреннән кычкырып укыган өзекне балалар бик кызыксынып тыңладылар.Соңыннан балалар белән фикер алышу үтте.