Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Чиксез рәхмәтле без аларга”

Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә Әниләребез белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәбез күргәзмәгә күзәтү ясаудан башланып китте.Әниләр турында күпме шигырь,җырлар,мәкаль-әйтемнәр,әдәби әсәрләр иҗат ителгән.Кичә барышында әниләребез Г.Афзал,Т.Миңнуллин,Г.Рәхим.И.Юзеев һ.б. иҗаты белән таныштылар.Аларның елмаерлык,яисә күзләрдән яшьләрне китерерлек шигырьләрен сөйләделәр.Гөлзадә Вәлитова башкаруында Әниләргә багышланган җырлар яңгырады.Әниләргә багышланган тапкыр мәкаль-әйтемнәрне белделәр.Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.Үзара аралашу,сөйләшү,күпме китаплар белән танышу аларның күңелләренә бик хуш килде.