Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кызыл балан-әле ул, җиләк,бәлеш кенә түгел-кино да!”

2016 ел Россиядә кино елы буларак билгеләп үтеләчәк,шушы уңайдан “Ночь искусств”акциясе кысаларында Иске Кишет авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге укучыларыбызның сораулары буенча Совет чорына кагылышлы Василий Шукшинның “Калина красная”фильмына тукталдык.Чөнки көз бакчаларда кып-кызыл баланнар пешеп утыра.Китап күргәзмәсе төзелеп укучылырга тәкъдим ителде.Василий Шукшинның иҗаты белән танышып үттек.Әлбәттә кичәгә укучыбыз”Хуҗабикә”клубының актив члены Илһамия Хайруллина балан бәлеше пешереп алып килгән иде.Ул үзенең рецептын тәкъдим итеп мастер-класс та күрсәтте.Фильмда атаклы актерлар В.Шукшин,Лидия Федосеева-Шукшина,Иван Рыжов,Мария Скворцова һ.б. уйный.Фильм экранга СССР заманында 1974 елның 25 мартында чыга.Һәм ул әле дә бик актуаль булып кала бирә.”Калина красная” ни өчен шулай атала?Бу исемне Лидия Федосеева-Шукшина шул исемдәге җыр буенча уйлап тапкан.Ул җырны В.Шукшин белән беренче тапкыр очрашканда җырлаган була.Фильм укучыларда көчле тәэсир калдырды,чөнки ул тирән эчтәлекле,бай сюжетка корылган.Хәзерге заман фильмнарыннан бик нык аерыла.Кино караганнан соң балан бәлеше белән чәй эчә-эчә укучылар фикер алыштылар.