Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Бергәләшеп сәламәтлек иленә"

      Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан төрле яшьтәгеләр белән берлектә чаңгыда йөрү буенча сәламәтлек сәгате үткәрде.Бу турыда алдан халыкка хәбәр ителде.Авылыбызда яшьләр дә,өлкәннәр яшьтәгеләр дә чаңгыда йөрергә бик яраталар,чөнки өйдә гел бер төрле эш туйдырып та җибәрә.Ә чаңгыда йөргәндә кышкы табигать,саф һава тормышның вак-төяк мәшәкатьләрен дә оныттыра.Мал-туар күпләп асраган кеше йөдә дә тик утырмый инде анысы,хәрәкәт җитәрлек,ә шулай да чаңгыда йөрү бөтенләй икенче инде җәмәгать.