Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Йөрәкләрдә кабат терелә...”

      Күренекле шагыйрь,язучы-прозаик,драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә “Ак калфак”клубы белән берлектә әдәби сәгать үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәдә катнашучыларны язучының юбилее уңаеннан китапханәдә эшләүче китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте.Фәнис Яруллин бик гыйбрәтле тормыш юлы үткән шәхес.Аның иҗатын китап укучылар бик яраталар.Кайсы гына жанрдагы иҗат әсәрен алма,алар кулдан төшмичә укылучы әсәрләр рәтендә.Сәхнә әсәрләрен дә бик яратып сәхнәләштерәбез.Әдәби сәгатьтә катнашучылар Ф.Яруллинның шигырьләрен бик яратып сәнгатьле итеп укыдылар.Аларның чыгышларын видеога төшереп ВК социаль челтәрендә дә урнаштырдык.Һәм аның белән йөзләгән кешеләр танышты.