Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Алга таба барабыз...”

      Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград янында фашист илбасарларын тар-мар итүгә 80 ел тулу уңаеннан 2 февраль көнне Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллинның музей-утарында авыл китапханәсе,район мәдәният бүлеге,мәктәп,авыл клубы белән берлектә чын мәгънәсендә Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарман бабаларыбызны искә алу кичәсе булды.Кичәдә район администрациясеннән Гатиятов Р.М.,район мәдәният бүлеге мөдире Аюпов И.И.,Казан шәһәре элемтә техникумында белем бирүче отставкадагы полковник Гомәров Р.К.,хәрби ветеран Багаутдинов С.Л.,Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Ф.И.,Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә ханым,Түбән Аты авылыннан әтисе нәкъ менә Г.Сафиуллин җитәкчелек иткән полкта көрәшкән Нүрзия апа,Арча  шәһәреннән шулай ук әтисе Сталинград сугышында катнашкан Ләлә ханым,район юнармеецлары,мәктәп укучылары,авыл халкы катнашты.ГТРК,ТНВ каналлары кичәне төшереп “Яңалыклар”аша эфирга чыгардылар.Кичәнең сценарий авторы район мәдәният йорты методисты Ләйлә Хәкимова.Кичәдә сүз нигездә Сталинград сугышында җиңү,Кызыл Армия сугышчыларының батырлыгы,тылның оешканлыгы,кешеләрнең фидакарьлеге,каһарман авылдашыбыз Гани Сафиуллин җитәкчелек иткән 38 нче укчы дивизия сугышчыларының тиңдәшсез батырлыгы турында барды. Сталинград сугышы барышында Гани Сафиуллин үзен оста хәрби җитәкче итеп таныта. Дивизиянең көрәш хәрәкәтләрен оборона Халык Комиссары югары бәяли.1943 елның 1 мартында дивизиягә гвардия байрагы бирелә. Гани Беккиновичка генерал-майор дәрәҗәсе бирелә.Кичә патриотик рухтагы шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.Кичә ахырында Гани Сафиуллинның һәйкәленә тере чәчәкләр салынды.