“Ярдәм янәшә”
Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә мобилизацияләнүчеләргә кирәкле әйберләр:озак бозылмый торган азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны җыю буенча #ярдәмянәшә #помощьрядом акциясе үтте.Иске Кишетлеләр бу чарада зур тырышлык күрсәтеп бердәм катнаштылар.Бу җыелган әйберләр адресатларына тиз арада барып җитсен иде.Егетләребезгә исән-сау туганнары,гаиләләре янына кайтырга насыйп булсын!