Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Буыннар хәтерен саклагыз!”

      Иске Кишет авыл китапханәсе Татарстаныбызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Ак калфак” һәм авыл клубы белән берлектә авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей утарында этнографик кичә үткәрде.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Ул кичәдә катнашучыларны татар халкының декоратив сәнгатендә милли стиль(корама юрганнар,көрпәләр,ашъяулык,тастымаллар),татар авылы көнкүреше,татар фольклоры,этнографиясе турындагы мәгълүматлар белән таныштырып үтте.Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Кичә әңгәмә рәвешендә үтте.Кичәдә катнашучылар шулай ук үзләренең истәлекле,әби-бабайларыннан калган ядкәрләрен дә алып килгәннәр иде.Рәфилә апа Гайфуллина үзенең кайнанасы Марзия ападан калган намазлык,чаршау турында сөйләде.Тәслимә Шиһабиева шулай ук кичәгә кайнанасы Дилбәр ападан калган чигелгән әйберләр алып килгән иде.Алар белән таныштырып үтте.Шулай ук кичәне алып баручы Гөлфия ханым да кайнанасыннан калган алъяпкыч,ашъяулык,урындык көрпәләре белән таныштырып үтте.Кичәдә катнашучы апаларыбыз үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашып фикер алыштылар.Соңыннан “Ак калфак”лылар пешереп алып килгән милли ризыклар белән чәй эчтек.Кичәбез бик күңелле үтте.Буыннар хәтерен саклау дәвам итә.