Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яшьлек еллар,истәлеккә калсын бу юллар”

      Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы,”Ак калфак”клубы белән берлектә китапханәдә фольклор кичә үткәрде.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Ул кичәдә катнашучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм “истәлек”сүзенең   фәнни телдә нәрсә аңлатуы турында сөйләде.Күргәзмәгә куелган истәлек дәфтәрләре байтак иде.Еллар үткәч ул дәфтәрне алып уку нинди зур бәхет.Әгәр дә ул сакланып калган булса. “Ак калфак”лылар яшьлек хатирәләрен искә төшереп яшьлек  елларындагы самими шигырьләрне укыдылар,күмәкләшеп җырлар җырладылар.Бик күңелле итеп утырдылар.