Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Балачагым-нурлы ил”

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән берлектә әкият сәгате үткәрде.Балалар әкиятләрнең төрләре белән танышып үттеләр.Китапханәгә яңа кайткан әкият китаплары тәкъдим ителде.Балалар яратып әкиятләр тыңладылар.Соңыннан аларны сюрприз(бүләкләр)дә көтә иде.