Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Минем кадерле авылдашым”

18 май Халыкара музейлар көне.Бу көнне Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани  Сафиуллинның музей-утарында икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән Арча һәм Әтнә районнарны буенча Россия армиясе сафларына китүче 17 егетне озату тантанасы һәм Әтнә районы музей хезмәткәрләре белән музейда очрашу.Тантаналы кичәдә армиягә китүче егетләрнең әти-әниләре,хәрби комиссар Алмаз Борханов,дин әһелләре,хәрби ветераннар,мәдәният хезмәткәрләре,авыл халкы катнашты.Кичәнең беренче өлешендә китапханә мөдире Гөлфия Габитова Г.Сафиуллинның музеенда экскурсия үткәрде.Аннан соңгы өлеше мемориаль каршында дәвам итте.Алмаз Борханов бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче 2 егетнең әти-әниләренә командирларыннан килгән рәхмәт хатларын тапшырды,армиягә китүчеләргә киңәшләрен,теләкләрен әйтте.Илгизәр хәзрәт егетләргә һәм бәйрәмдә катнашучыларга үзенең изге догаларын җиткерде.Шулай ук хәрби ветераннар егетләргә киңәшләрен биреп,бүләкләр тапшырдылар.