Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Котлы булсын Яңа ел!”

      Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен Яңа ел кичәсе үтте.Кичә барышында балалар әкият геройлары Убырлы карчык,Куян кызлары,аю,Кыш бабай һәм Кар кызы белән очраштылар.Балалар Кыш бабайга матур итеп шигырьләр сөйләделәр,җырладылыр,биеделәр,кызыклы уеннар уйнадылар.Кыш бабай һөнәрен күрсәткән һәр балага бүләкләр бирде.Балаларны кызыклы сюрпризлар да көтә иде.Балалар өчен кичәнең иң кызыклы өлеше лотерея билетлары уйнату булды.Кичә балалар белән килгән әби-бабайларга һәм әти-әниләргә дә бик ошады.