Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Җаннарымда сайрар Cандугачым”

      Иске Кишет авыл китапханәсе Иске Кишет авыл клубы белән берлектә авыл клубында авылыбызның моңлы сандугачы Рәнис Хәйруллинның иҗат кичәсен үткәрде. Иске Кишет авылының тәмле,сихәтле чишмә суларын эчеп үскәнгәдерме авылыбыздан җырга-моңга бай байтак егет-кызларыбыз үсеп чыккан.Шулар арасында әлхәмдүлилләһ моңлы егетебез Рәнис тә бар. Рәнисне без бик яратабыз,хөрмәт итәбез.Аның иҗат кичәсендә бик күп дуслары,мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Рәнис безнең кичәләребездә гел үзенең матур җырлары белән катнашып,тамашачыларыбызны шатландырып торучы,күңелләребезне күтәрүче.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды һәм сценарий авторы да ул иде.Кичәне Рәниснең сәхнәдәш дусты Рәзил Галиуллин,сәхнә ветераны Кышкар авылыннан Фәрук абый Хәйретдинов,Симетбаш авылында яшәүче авылдашыбыз Зилә Шәрәфиева да үзләренең матур җырлары белән  ямьләндерделәр.Рәнисне котларга авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ахмадуллин,”Бердәм Россия”сәяси партиясеннән Н.Йосыпова да килгән иде.Тамашабыз бик уңышлы килеп чыкты.Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.Рәниснең чыгышын алкышларга күмделәр.Алга таба да иҗат уңышлары насыйп булсын сиңа Рәнис!