Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Кем ул батыр солдат?»

      Ватан геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музеенда Яңа Кишет мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә батырлык дәресе үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова музейга килгән кунакларны музейның ачылу тарихы һәм Арча районынан чыккан дүрт Советлар Союзы Герое:Валентин Ежков,Нәкыйп Сафин,Гатаулла Салихов,Гани Сафиуллинның күрсәткән батырлыклары һәм герой исеменә тәкъдим ителеп тә ул исемне алырга өлгермәгән каһарманнарыбыз,якташ Социалистик хезмәт геройлары турындагы стендлар белән дә таныштырып үтте.Бүгенге көндәге рәхәт тормышыбыз өчен без бу батырлар алдында гомеребез буе бурычлы. Музей ачылуга инде 8 нче ел китте.Музей кунаклары бик яратып музей ачылышы вакытында төшерелгән һәм Гани Сафиуллин турындагы фильмны да карадылар.Соңыннан фильм буенча фикер алышу булды.Китапханә мөдире кичәгә килгәннәрнең сорауларына җаваплар бирде.