Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“И татлы,и якты,и затлы анам”

       Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе,”Ак калфак”клубы белән берлектә тематик кичә үтте.Кадерледән кадерле безнең газиз әниләребез.Алар турында шагыйрьләребез күпме матур шигырьләр иҗат иткән.Әниләребезгә багышлап күпме матур җырлар язылган.Ә үскән чакта балалар әниләрнең кадерен белеп бетерәләр микән соң?Мөгаен юктыр.Әни кебек баласын кайгыртучы,йөрәк парәсе өчен барысын да бирергә әзер зат бүтән юктыр ул.Кичәбездә әниләргә багышлап матур җырлар җырланды,шигырьләр яңгырады.Сәхнәгә куелган экраннан әниләребез ребуслар да чиштеләр,көйләрне дә белделәр.Төрле кызыклы уеннарда катнаштылар,күмәкләшеп биеп тә алдылар.Күп төрле кызыклы сорауларга җаваплар таптылар,төрле кызыклы һәм катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләп фикер алыштылар.Чөнки әниләребезнең тормыш тәҗрибәсе бик зур.Газиз әнкәйләребезне үсеп буйга җитеп чит җирләргә чыгып киткәч тә онытмыйк.Алар өчен бер җылы сүз,бер елмаю,ә хәзерге заманда телефоннан шалтыратып бер хәлен белү җитә.Әниләребез кичә барышында тормыш мәшәкатьләрен онытып ял иттеләр.Үзләре пешереп алып килгән татар халкының төрледән-төрле милли ризыклары белән тәмләп чәй эчеп гәпләшеп тә утырдылар.