Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сүзлекләр илендә”

       Иске Кишет авыл китапханәсендә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан төрле яшьтәгеләр өчен Информация көне үтте. Китапханәче Гөлфия Габитова кичәдә катнашучыларны иңберенче китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте. Безгә сүзләрнең мәгънәләрен, язылышын яки башка телгә тәрҗемәсен белергә кирәк булганда, без боларны сүзлекләрдән карап белә алабыз.Китапханәбездә сүзлекләр бик күп төрле. Сүзлекләр арасында иң әһәмиятлесе, сүзлекләр «ата»сы – ул, һичшиксез, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Бүгенгә ул– татар теленең иң тулы сүзлеге. Телебезнең байлыгы турында шуннан чыгып кына да фикер йөртеп була! Бөтен халыклар да мондый байлыгы белән мактана алмый. Кичәдә катнашучы китап укучылар күп төрле мәгълүматлар белән танышып белемнәрен арттырдылар.Кичәбез күңелле һәм файдалы үтте.