Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Чишмә башы”

        Иске Кишет авыл китапханәсендә 19 нчы йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле Габделҗәббар Кандалыйның  тууына 225 ел тулу уңаеннан төрле яшьтәге укучылар белән берлектә информацион танып белү сәгате үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәдә катнашучыларны Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм дә иҗаты белән таныштырып үтте.М.Госманов тарафыннан әзерләнеп 1983 нче елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан җыентыктагы мәхәббәт-гыйшык хакындагы әсәрләре белән укучыларыбыз бик кызыксынып таныштылар.