Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Көзге моңнар"

      Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә “Көзге моңнар”дип исемләнгән тематик кичә үтте.Авыл кешесе көзге мул уңышларын җыйнап алганнан соң,әзрәк эшләре җиңеләеп иркен сулап куя.Аның буш вакыты да бераз барлыкка килә.Нәкъ шул чорда авыл клубында ел да бер матур масса-чара үткәреп алу,безнең ул инде матур бер гадәткә әйләнде.Клубка авыл халкы,кунаклар җыйналды.Бәйрәмебез шагыйрьләребезнең көзгә багышланган матур шигырьләре белән үрелеп барды.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Тамашачыларыбыз тирә-күрше авылларның мәдәният хезмәткәрләренең,авыл үзешчәннәренең моңлы җырларын,матур биюләрен карап рәхәтләнеп ял иттеләр.Бер очрашу үзе бер гомер бит.Ил-көннәребез тыныч булып,шундый матур кичәләрдә алдагы көннәрдә дә очрашулар насыйп булсын!