Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кышка әзерләнәбез”

      Иске Кишет авыл китапханәсендә “Ак калфак”лылар белән берлектә җәй буе бакчабызда үстергән яшелчәләрдән,җиләк-җимешләрдән кем нинди рецепт буенча тәмле һәм файдалы салатлар,кайнатмалар һәм башка бик күп төрле әйберләр ясаган,шул турыда бик тә кызыклы,файдалы кичә,мастер-класслар үтте.Һәркем үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты,бик күп фикер алышулар булды.Китапханә мөдире Гөлфия ханым Габитова шушы тема буенча төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Бу тема буенча аеруча китапханәгә хатын-кызлар өчен килә торган “Дарья” журналына тукталып фикер алышулар күңелле үтте.Ил-көннәребезгә Аллаһ Тәгалә тынычлык биреп,кышка дип хуҗабикәләр әзерләгән ризыкларны тынычлык белән ашарга насыйп булсын һәркайсыбызга да.Темадан читкә китеп #әдәбимарафон да яктыртылган китаплар буенча да кызыклы әңгәмәләр булды.Кайсыбер китаплардан кызыклы урыннарын һәм шулай ук Марат Кәбировның “Сөембикә” журналының август ае санында басылып чыккан “Әкият” исемле язмасын укып фикер алыштык.