Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Чал чәчлеләр”

      Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә тематик кичә үткәрде.Кичәгә хезмәт ветераннарын, тормыш юлларын авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләрен чакырдык.Шулай ук кичәбездә “Ак калфак” клубы әгъзалары да бердәм катнашты.Өлкәннәребез барлык борчуларын, сызлануларын, эшләрен онытып чәй табыны артында рәхәтләнеп концерт карап ял иттеләр.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ильяс улы Әхмәдуллин кичәгә килгән өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап,аларга ныклы сәламәтлек теләп үзенең изге теләкләрен җиткерде.Өлкәннәребез төрле конкурсларда катнаштылар,кызыклы сорауларга җаваплар таптылар,үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.Авылыбызның моңлы үзешчәннәре өлкәннәребезгә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.Шулай ук сәхнә ветераннары да кичәбезгә ямь өстәп сәхнәдә чыгышлар ясадылар.Җәүдәт абый Фазлыев гомер буе сәхнәдән төшмәгән авылыбызның атаклы гармунчысы,ә Гөлзадә апа Вәлитова искиткеч моңлы җырчыбыз бәйрәмебезне тагын да ямьләндерделәр.Рәхмәт Сезгә хөрмәтле өлкәннәребез булганыгыз өчен!