Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Көннән-көн акыллырак”

      Иске Кишет авыл китапханәсендә Россиядә Интернет көне уңаеннан киң катлау укучылар өчен Библиография көне үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәгә җыелган китап укучыларны Бөтендөнья интернет челтәре көнен бәйрәм итүнең тарихы белән таныштырып үтте.Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Вакытлы матбугатта социаль челтәрләр,цифрлы дөнья турында бик күп мәгълүматлар басылып чыга.Китап укучылар белән шул темага кызыклы әңгәмәләр дә куертып алдык.Психолог киңәшләрен дә тыңлап үттек.Кайбер кешеләр “күңел авыртуын”социаль челтәрләр аша да басарга мөмкин икәнлеге һәм шулай ук цифрлы дөньяда аралашу этикеты белән дә танышып үттек.З.Котлыгилдинаның “Кодлы дөнья” исемле шигыре белән дә танышып үттек.Кичәбез кызыклы һәм файдалы үтте.