Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Тыныч яшик”

      21 нче Сентябрь Халыкара тынычлык көне.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә мәгълүмат сәгате үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова  китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Балаларны тынычлык көненең тарихы белән таныштырып үтте.Аннан соң тынычлыкның символы булган күгәрчен турында балалар белән фикер алышу булды.Китаплардан халыклар дуслыгы,тынычлык турында шигырьләр укыдык.Балаларга кичә бик ошады.