Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Исәнме,и мәктәп!”

      Иске Кишет авыл китапханәсе 1 нче сентябрь көнне ел да Яңа Кишет гомумбелем мәктәбендә үткәрелгән Белем бәйрәмендә катнаша.Иске Кишет авылындагы мәктәп укучылары Яңа Кишет мәктәбенә йөреп укыйлар.Быел 1 нче класска Иске Кишет авылыннан 1 укучы керде.Китапханәченең максаты бу бәйрәмдә катнашып мәктәп укучыларын китапханәгә китап укырга җәлеп итү әлбәттә.Шулай ук укучыларга авыл мәчетләре белән берлектә бүләкләр дә тапшырдык.Бәйрәм бик матур итеп оештырылган иде.Быелгы уку елыннан башлап мәктәпләрдә яңалык,һәр көнне дәрес алдыннан укучылар Гимн астында Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын күтәрәчәкләр.Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.Белем бәйрәме бик оешкан төстә бүләкләүләр,матур җырлар,шигырьләр белән үрелеп барды.Көн дә бик матур кояшлы булды.