Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Туган җирем-күңел бишегем”

      Иске Кишет авылында клуб һәм авыл китапханәсе белән берлектә ел саен җәйнең матур бер кичендә клуб ишегалдында авыл бәйрәме үткәрелә.Быел да без бу традициябезне дәвам иттек.Бәйрәмгә халык күрше тирә авыллардан да күп килде.Бәйрәмне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Ә кичәбезне матур җырлар белән күрше-тирә авыллардан да килгән мәдәният йортлары җитәкчеләре тагы да ямьләндереп җибәрделәр.Кичәдә мотоблок ярышы да булды.Җиңүчеләр бу техниканы эшләтүдә бик тә кирәкле нәрсә-ягулык белән бүләкләнделәр.Бу ярышның иганәчесе авыл җирлеге җитәкчесе булды.Бәйрәмдә Абдулхак Игебаевның туган җиргә,туган нигезгә багышланган матур –матур шигырьләре яңгырады. Бәйрәмгә килгән тамашачыларыбыз авыл бәйрәмендә матур җырлар тыңлап,бергәләшеп биеп,кызыклы уеннарда катнашып рәхәтләнеп күңел ачтылар.Теләгән һәр кеше “Ачык микрофон”га чыгып үзенең теләкләрен әйтте,җырлап-биеп тә күрсәттеләр.Кичәбездә авылыбыз кырларында хезмәт куючы кыр батырларына багышлап музыкаль сәлам дә тапшырылды.Авылыбызда әлһәмдүлилләһ тормыш гөрли. Яңгырлар да яуды,печәннәр дә мулдан булды.Урам тулы,инеш тулы каз-үрдәк.Бик рәхәт бит авыл тормышы.Экологик чиста ризык ашыйбыз. Хуҗабикәләребез йорт тирәсен чәчәкләргә күмә.Элек моның хәтле чәчәк үстерү юк иде.Ә хәзер авылыбыз гөл бакчасы.Кем иң күп чәчәк үстерә,монысы инде һәркемнең күз алдында. Авылыбызда яшь гаиләләрнең күпләп мал-туар асрап,йортларын заманча итеп төзүләре бик күңелле күренеш.Димәк безнең авылыбызның киләчәге бар.Быелгы ел авылыбызда туйларга да бик бай булды.Кызларыбыз да кияүгә чыктылар,егетләребез дә өйләнделәр.Һәркайсы тигезлек белән,мул тормышларда,сау-сәламәт булып гомер итсеннәр.Матур-матур,сау-сәламәт уллар-кызлар үстерсеннәр! Бүгенге көндә үзләре шәһәрдә яшәсәләр дә,күбесе инде лаеклы ялда булган авылдашларыбыз,авылыбыздагы әти-әни нигезен саклап,аны карап,төзекләндереп,ямьле җәй көннәрендә яшелчәсен үстереп авылда торганнар да байтак.Бу да бик куанычлы хәл.

Кошлар яралгандыр,рәхәтләнеп,

Һаваларны очып айкарга.

Адәм яралгандыр үз төбәген

Яшәртергә,мәңге сакларга