Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Күпме ирләр кайтмый калдылар”

      Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова Ашытбаш мәктәбенең лагерьга йөрүче бер төркем мәктәп укучылары һәм укытучылары белән берлектә Хәтер көне уңаеннан авылдагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында батырлык дәресе үткәрде.Экскурсиягә килүче балаларны китапханә мөдире музейда каршы алды һәм аларны музейның ачылу тарихы,музейдагы экспонатлар,Арча районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары:Гани Сафиуллин,Валентин Ежков,Нәкыйп Сафин,Гатаулла Салиховларның тиңдәшсез батырлыклары,шулай ук Иске Кишет авылыннан сугыш кырларында ятып калган каһарман авылдашларыбыз турындагы мәгълүматлар белән таныштырды. Балалар музейны бик яраттылар,кызыксынып карадылар,күп сорауларга җаваплар ишеттеләр.Кичәбез файдалы үтте.