Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Милли бәйрәм-Сабан туе”

      Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе Иске Кишет авылында бик матур урында “Симет”елгасы буенда үткәрелә.Бу бәйрәм Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән дүрт авыл өчен уртак бәйрәм.Монда шушы җирлеккә кергән мәдәният хезмәткәрләре,китапханә мөдирләре бәйрәмне оештыруда зур активлык күрсәтәләр.Был да бәйрәмебез бик күңелле,зур оешканлык белән үтте.Табигать анабыз да бәйрәмгә шатланып кояшлы,җылы,матур көн бүләк итте.Елдагыча бәйрәмебезне дога белән Кышкар авылы имамы хаҗи Радик хәзрәт башлап җибәрде.Бәйрәмдә бик күп төрле милли уеннарыбыз:әйбер кисү,чүлмәк вату,көянтә-чиләк белән су күтәреп ярышу,авыш колгага менү,колгага менү,капчык киеп йөгерү һ.б. төрле бик күп уеннар уйнатылды.Тамашачыларыбыз күп бүләкләргә ия булдылар.Бәйрәмнең әлбәттә иң дулкынландырган өлеше көрәш.Бәйрәмебездә “Айфара”төркеме,Нурзәдә чыгыш ясадылар.Үзебезнең хәвәскәр җырчыларыбыз да кимен куймадылар.Бәйрәм бик тә күңелле үтте.