Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

”Әй бүләге-бүләге”

      Татар халкының ел да көтеп алынган милли бәйрәме “Сабантуй”га бүләк җыю йоласын Иске Кишет авыл клубы,китапханәсе авыл яшьләре белән берлектә бик күңелле итеп оештыра.Быел ул әз генә үзенчәлеклерәк,үзгәрәк булды.Ел да мәйданга бүләк җыю җигүле атны матур итеп бизәп,атка бала-чагаларны да утыртып үткәрелсә,быел ат урынына җиңел машина иде.Алдан бүләк җыю турында авыл халкына хәбәр ителде.Бүләкне матур итеп гармун уйнап,җырлар җырлап,матур теләкләребезне әйтеп җыйдык.Авылыбызның абый-апалары,әби-бабайлары безне бүләкләрен алып капка төпләренә чыгып көтеп торалар иде инде.Күпчелек тәмле конфетлар белән безгә ияреп йөрүче бала-чагаларны да сыйладылар.Бүләк җыю йоласы бик матур үтте,бүләкләребез дә мулдан җыелды.