Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бик борынгы Калатау”

      Иске Кишет авыл китапханәсе,китапханә мөдире Гөлфия Габитова җитәкчелегендә“Ак калфак”клубына йөрүче бер төркем китап укучылар белән берлектә Әтнә районындагы Күәм авыл җирлегенә кергән борынгы Калатауга сәяхәт кылды.”Калатау”ны безнең моңарчы бик ишеткәнебез дә юк иде дисәң дә була.Ә менә Әйшияз авылы тирәсендә “Әләшә”бәйрәме үткәрелүен белә идек.Ашыт елгасының Күәм авылыннан ерак булмаган биек уң ярындагы агачлы өлешен Әтнә ягы кешеләре Кала тавы дип йөртәләр.Бу урынга изге,татар халкы яшәгән иң борынгы урын буларак киләләр.Монда истәлекле,изге өч урын бар:”Хан зираты”;”Әүлияләр каберлеге”;”Изге чишмә”.Риваятьләргә караганда Күәм буласы урында безнең ерак бабаларыбыз Казан каласын кормакчы булалар.”Су юлының киләчәге юк,ул саегачак”.- дигән фаразлары шик салган күрәсең,Казан шәһәрен киңрәк елга буена салганнар.”Ак калфак”лылар белән авылдан ике җиңел машинага утырып кузгалдык.Без “Әләшә”бәйрәменә туры китереп бардык.Аны елның елында июнь аеның беренче җомгасында үткәрәләр икән.Күәм авылы кызлары тәмле коймаклар пешереп өстәл әзерлиләр.Бәйрәмгә килгән һәркем күчтәнәч кыстырып килә.Бәйрәмгә ерак-ераклардан кайталар икән.Без килгәндә хәйран кеше җыелган иде инде.Башта “Әүлияләр каберлеге”аша үтеп “Изге чишмә”гә төшеп су алдык.Чишмәгә төшү өчен 160лап баскычтан аска төшәргә кирәк.Шундый рәхәт,тынлык.Салкынча,дымлы урын булгангадыр черкиләр бик күп.Әлхәмдүлилләһ “Изге чишмә”суыннан авыз иттек.Алып килгән савытларыбызга да тутырдык.Халык бик күп килгән.Бар да башта суга төшә.Аннан соң бәйрәм башланыпт китте.Матур итеп сәхнә корып куйганнар.Кичәне Күәм авылы имамы Ленар хәзрәт бик матур итеп алып барды.Төрле җирләрдән килгән имамнар үтемле вәгазьләр сөйләделәр.Шулай ук мәктәп укучылары да чыгыш ясадылар.Яттан сурәләр укыдылар.Соңыннан бәйрәмгә килгән бар халык чәй өстәле артында тәмле коймаклар,күчтәнәчләр белән чәй эчте.Бәйрәм безгә бик ошады.Бер барып күрү ни тора.Безнең өчен бу сәяхәт бик файдалы булды,күп мәгълүмат алдык.