Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Туган ил сагында»

       Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утары ачылган көннән,елга ике тапкыр язгы һәм көзге чакырылышта музейда Арча һәм Әтнә районы буенча хәрби комиссар Алмаз Борханов җитәкчелегендә Призывниклар көне үткәрелә.Чарада Армия сафларына китүче егетләр,аларның әти-әниләре,Арча мөхтәсибәтеннән хәзрәт,район хакимияте вәкиле,җирле хакимият,мәктәп укучылары һәм укытучылары,мәдәният хезмәткәрләре,китапханә мөдирләре,авыл халкы,районның хәрби ветераннары,телевидение,матбугат вәкилләре һ.б. катнашалар.Быел чараны төшерергә ТНВ каналы килгән иде.Армия сафларына китүче егетләребезне Арча районы башлыгы Ильшат Нуриев кайнар котлады,мөхтәсибәттән килгән  Надыйр хәзрәт егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп дога кылды.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова егетләргә музей буйлап экскурсия үткәрде.Егетләр сөйләгәннәрне бик игътибар белән тыңладылар.Егетләребезне тантаналы шартларда музейдан Армия сафларына озата башлавыбызга да сигезенче ел китте.Каһарман авылдашыбыз авылыбызның данын еракларга танытты.Армиягә китүче уллары булган әти-әниләрнең эш мәшакатьләре күп була,борчуларсыз гына да булмый.Герой туып-үскән нигездәге музейдан армиягә китү,ул үзе зур горурлык.Шундый зур дәрәҗәләргә ирешкән Герой авылдашыбыз татарлар арасында бердәнбер дисәк һич тә ялгышмабыз!Шулай ук бүгенге көндә уллары армия сафларында үрнәк хезмәт итүче әти-әниләргә командирларының Рәхмәт хатлары тапшырылды,Гани Сафиуллин һәйкәленә чәчәкләр салынды.Егетләр шулай ук әти-әниләре белән берлектә музейдагы “Җиңү паркына” 15 төп җимеш агачлары утырттылар.Әйбәт кенә хезмәт итеп,исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булсын Сезгә балакайларыбыз!