Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батыр яшәгән йортта”

      Халыкара музейлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиулинның музей-утарында Гани Сафиуллинның туганнары белән берлектә тематик экскурсия үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова каһарман авылдашыбызның туганнары белән даими аралашып тора.Гани Сафиуллин 1920 нче елда ачлыкка түзә алмый ятим яшүсмер авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була.Авылдагы төп нигездә абыйсы Габдрахман яшәп кала.Габдрахманның да балалары ишле була.Шуларның берсе Асия апай.Ул авыл егете Нурисламга кияүгә чыга һәм алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.Музейга кунакка Асия апаның кызы Илсия килене,туганнары,төп йортта яшәгән Касыйм абыйсының хатыны Гөлүсә белән килгәннәр иде.Музей ачылганда алар музейга күп кенә экспонатлар да бүләк иттеләр.Музейга сукмакны бер дә суытмыйлар,гел килеп торалар.2010 нчы елга кадәр бу йортта Габдрахман абыйның килене Суфия апа яшәде.Китапханәче буларак Гөлфия Габитова аның белән әңгәмә корып,аны блокнотына да теркәп барган иде.Гади,эчкерсез,ничек бар шулай әйтеп яздырган Суфия апай.Урыннары җәннәттә булсын!