Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Тугрылык”

      Иске Кишет авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарындагы экспонатлар белән күбрәк райондашларыбызны таныштыру,үсеп килүче яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирү максатыннан Яңа Кишет мәктәбе белән берлектә Арча шәһәрендә үткәрелгән парадта катнашты.Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның бүтән уку йортлары белән бер рәттән,аерым палаткада күргәзмә оештырып тамашачыларга тәкъдим иттек.Бу ысул әлбәттә бик отышлы килеп чыкты.Музеебызның тарихы,экспонатлары белән йөзләрчә кеше таныштылар.Кызыксынып күп сораулар бирделәр.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кызыксынучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде.Бәйрәмдә генерал Гани Сафиуллинның туганнары да катнаштылар.Алар үзләренең генерал бабалары белән чиксез горурлануларын әйттеләр.Күргәзмәбездән халык дулкыны бик озак өзелмичә торды.Күпчелек кеше Иске Кишеттәге музейга әле килеп тә җитә алмас иде,ә монда алар бик күп тарихи мәгълүмат алдылар.