Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Тынычлыкның туган көне”

      Иске Кишет авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Яңа Кишет авыл мәдәният йортында мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән оештырылган кичәдә катнашты.Кичәнең музыкаль өлеше мәдәният йортында барды.Аннан соң Яңа Кишет авылындагы һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы булды.Бу чаралар тәмам булганнан соң Арча район администрациясеннән килгән вәкил Гатиятов Ренат Мансур улы һәм бер төркем җитәкчеләр,Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова,клуб мөдире Рәзил Галиуллин,бер төркем балалар Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарына юнәлдек.Гани Сафиуллинның һәм каһарман авылдашларыбызның истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдык.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова музейда кунакларга экскурсия үткәрде.Сорауларга җаваплар бирде.Көнебез файдалы эшләргә бай булды.