Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Җиңү юллары буйлап”

      Бөек Җиңүгә 77 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авылыбыздагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Арча районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең,көндезге бүлегенә йөреп социаль хезмәт алучылар белән берлектә тематик экскурсия үткәрде.Экскурсияне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Ул кунакларны музейның ачылу тарихы,музейдагы экспонатлар белән якыннан таныштырды.Кунаклар белән кызыклы әңгәмә корды.Шулай ук кунакларыбыз Гани Сафиуллин турында Таттелеком төркеме төшергән фильмны да бик яратып карадылар,кунаклар дәфтәрендә музейны оештыручыларга һәм бүгенге көндә карап торучыларга рәхмәт сүзләрен язып калдырдылар.Соңыннан истәлеккә фотога төштек.