Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Иң кадерле минутларым»

      Җирле үзидарәләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе клуб белән берлектә авыл клубында тематик кичә үткәрде.Кичәне “Ак калфак” клубының бердәм әгъзалары китапханәбезнең актив укучылары Илһамия Хәйруллина,Рәфилә апа Гайфуллина сәхнәләштерелгән күренеш белән башлап җибәрделәр.Кичәгә Җирле үзидарәдә эшләп лаеклы ялга чыккан,шушы өлкәдә азмы-күпме көч куйган һәм бүгенге көндә дә хезмәт куючыларны чакырдык.Әлхәмдүлилләһ  килә алганнары килде.Бик зур рәхмәт кичәбезне карарга килгән тамашачыларыбызга да.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Яраткан шагыйребез Фәнис Яруллинның шигырьләре кичәбезне аеруча эчтәлекле итте.Кичәдә шулай ук җырга-моңга гашыйк,үз эшләрен яратып,намус белән башкаручы күрше-тирә авылларның мәдәният йорты җитәкчеләре,китапханә мөдирләре дә катнашты.Кичә дәвамында кунакларыбыз белән әңгәмә кордык.Алар эш дәверендә истә калган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.Кичәбез бик күңелле үтте.Соңыннан истәлеккә фотога төштек.