Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Татарстанда ничә төрле кош яши?”

       Иске Кишет авыл китапханәсе Халыкара кошлар көне уңаеннан Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә уен-викторина үткәрде. Безнең чараның максаты: иллюстрацияләр, нәфис сүз, уеннар аша каурыйлы дусларыбызга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү; кошларның тормыш-көнкүрешен күзәтүдән балаларның күңелләрендә шатлык һәм гаҗәпләнү хисләре уяту.Дөньяда ун меңнән артык төрдәге кош бар.Татарстанда орнитологлар өч йөз биш төрдәге кош яшәгәнен ачыклаганнар.Шуларның утызлабы безнең белән кышлый,җылы якларга очып китмиләр.Сиксән дүрте кызыл китапка кертелгән,алары сирәк очрый.Татарстанда кошларның иң күп төре Лаеш районындагы Идел-Кама тыюлыгында тереклек итә.Балалар белән бергәләп сорауларга җавап таптык,кошлар турында әкиятләр укыдык,шигырьләр тыңладык,табышмакларга җаваплар таптык.