Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бар юллар Болгарга илтә”

      Иске Кишет авыл китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан “Ак калфак” клубы белән берлектә төрле яшьтәге укучылар өчен информацион танып белү сәгате үтте.Китапханә мөдире кичәгә җыелган китап укучыларны “Бар юллар Болгарга илтә”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.”Әхмәд ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте”китабы буенча болгар бабаларыбызның ерак тарихына сәяхәт укучыларыбызны бик нык кызыксындырды.Алар китапханәченең борынгы угызлар,бөҗәнәкләр,башкортлар,руслар һәм болгарларның урта гасырдагы тормыш-көнкүреше,матди һәм рухи мәдәнияте,гореф-гадәтләре белән кыскача таныштылар.Аннан соң укучыларыбыз “Изге Болгар”фотоальбомнары буенча заманча Болгарга сәяхәт кылдылар.Ә гомумән дә үзләре Болгарда булып кайткан китап укучыларыбыз шул исәптән китапханәче Гөлфия Габитова да үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.Кичәбез бик җылы атмосферада үтте. Бик күп мәгълүматлар алдык.